Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Теләнче Тамак авылында, бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, митинг булды – ФОТОЛАР, ВИДЕО

Бәйрәм чарасы мәктәп укучылары катнашында "Үлемсез полк" маршы белән башланып китте.

Тантаналы митингны Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов ачып җибәрде. Соңыннан матур котлау сүзләре белән район социаль яклау идарәсе вәкиле Энҗе Галимуллина, шулай ук авыл җирлегендә урнашкан оешма җитәкчеләре чыгыш ясадылар.

Әлеге сүзләрдән үк йөрәкләр какты, күзләргә яшьләр тулды. Чарага җыелган һәркем күңелдән илләребезнең тыныч булуын теләде.

– Дөньялар тыныч булсын, бабайларыбыз, әтиләребез кан коеп, сугышып алган тыныч илебездә, барыбыз да бәхетле яшәсәк иде! – диде авыл җирлеге башлыгы  Рамил Нәҗметдинов.

Җиңү көненә багышлап бик мәгънәле булган, туган илгә, Ватаныбызга багышлап мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары чыгыш ясады.

Мәңгелек ут янында яу кырында батырларча һәлак булганнар, күптән арабыздан киткән сугышчылар истәлегенә веноклар куелды. Соңыннан исә бөтен кеше кыр кухнясына җыелды – тәмле боткадан авыз итте.

Гөлия Ибатуллина. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев