Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында югалган балыкчыларның киеме табылган

Шимбә, 15 октябрьдә, югалган балыкчыларның берсенең курткасы табылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Кием Мараткановныкы һәм элек балыкчы көймәсе табылган урыннан 150 метр ераклыкта табылган. Ир-атның туганнары - хатыны, малае һәм апасы куртка, чыннан да, аныкы булуын раслаган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 8 октябрьдә Маратканов һәм Белоконев җиңел машинада Камага балыкка юл тотыта. Көндезге сәгать өчләрдә алар яр буенда машиналарын калдырганнар һәм «Эндвенгер» көймәсендә балык тотарга киткәннәр.

Иртән 9 октябрьдә аларның туганнары диспетчерлык хезмәтенең 112 бердәм номерына балыкчылар югалуы турында хәбәр иткән. Шул көннән башлап бүгенгә кадәр аларны эзләү дәвам итә. Берничә көннән көймә, ә шимбә бер балыкчының курткасы табылган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев