Тукталышларда тәмәке сатуны тыячаклар
Закон проекты беренче укылышта кабул ителде
Россия Дәүләт Думасы беренче укылышта җәмәгать транспорты тукталышларында тәмәке һәм составында никотин булган продукцияне, шулай ук электрон сигаретлар һәм башка җайланмаларны сатуны тыю турындагы закон проектын кабул итте. Документ Думаның рәсми сайтында урнаштырылган.
Закон проекты «Гражданнарның тирә-яктагы тәмәке төтене тәэсиреннән сәламәтлекләрен саклау турында»гы федераль законның 19нчы маддәсенә төзәтмәләр кертә. Башлангыч инициатива Хабаровск крае Закон чыгару Думасы тарафыннан тәкъдим ителгән.
Төзәтмәләргә караганда, тәмәке һәм никотин булган продукцияне ваклап сату тыелган урыннар исемлегенә шәһәр һәм шәһәр яны транспорты тукталышлары да өстәләчәк.
Әлеге чараның максаты — тәмәке һәм никотинлы продукцияне тиз арада сатып алу мөмкинлекне киметү, шулай ук кешеләр күп җыела торган урыннарда пассив тарту куркынычын азайту.
Закон кабул ителеп, имзаланган очракта, ул 2026 елның 1 мартында үз көченә керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев