Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туристик юллама сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә?

Туризм буенча белгеч киңәше.

Туризм буенча менеджер Илзирә Павлова соңгы елларда путевкалар белән алдау очраклары артуын әйтте. Мондый хәлгә тарымас өчен берничә әйберне истә тотарга кирәк. 

"Беренчедән ышанычлы агентлыкларны сайлагыз. Чаллыда озак еллар эшләүче агентлыклар күп түгел. Танышларыгыздан сорашыгыз, аларның рәсми һәм даими яңартылып торучы, комментарийлары булган сайты, офисы булырга тиеш. Интернет аша “туроператорлар дәүләт реестры” дип исемнәрен җыеп, аларның теркәлгәнме-юкмы икәнен тикшеререгә була. 

Икенчедән, башка урыннарга караганда күпкә очсыз бәяләр тәкъдим итсәләр – уйланыгыз, тикшерегез. Ташламалар берничек тә артык зур була алмый – комиссия - ул безнең хезмәт хакыбыз.   

Өченчедән, сайлаган агентлыкта беренче эш итеп килешү төзегез. Анда мөһер (печать) куелган булырга тиеш", - дип сөйләде Илзирә Павлова. 

Шунысы да мөһим, акчаны картага күчерергә ярамый. Эквайринг булырга тиеш, ягъни түләү терминал аша башкарла.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан туристлары Дубайда яшәүче ирле-хатынлы блогерлар Илүсә һәм Раушан Миңнегалиевларны мошенниклыкта гаепли. Бу хакта монда язып чыктык. Зыян күрүчеләр йтүенчә, блогерлар сәяхәт турлары сатып алдый. Зыян күрүчеләр шактый. Алар җыелып, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә ниятли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев