Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тычкан бизгәгеннән саклану чаралары

Тычкан бизгәге белән авыру очраклары аеруча язын һәм көзен арта.

Тычкан бизгәге – бөердәге кан тамырларын һәм йөрәк, ашказаны, үпкә, бөер өсте бизләрен, үзәк нерв системасын зарарлаучы йогышлы авыру. Аны тычкансыман кимерүчеләр (кыр, урман тычканнары) организмында сакланып, тышкы мохиткә аларның тизәкләре һәм бәвелләре белән чыга торган вирус тарата.

Тычкан бизгәген дәвалауга караганда, кисәтү җиңелрәк. Бакча өен җыештырганда битлек, перчатка киергә кирәк. Тузан суырткыч кулланыгыз, себерке тузан очыра. Кимерүчеләр зарарлаган ризыкларны ташлагыз. Кышын яшәми торган урында азык-төлек калдырмагыз. Көздән бакчаны үсемлек калдыкларыннан чистартыгыз, анда кимерүчеләр ояларлык булмасын. Ашар алдыннан кулларны сабынлап юарга кирәк. Шикле ризыкны пешереп, кыздырып ашарга була, югары температурада вирус үлә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев