«Тылсым»лылар республика бәйгесендә җиңделәр
Быел алар тагын нинди конкурсларда катнаштылар?
Чаллының «Тылсым» балалар театр студиясенә йөрүче балаларга «Сәхнә көзгесе» республика бәйгесендә катнашып зур уңышка ирештеләр.
«Быел язучы Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча куелган «Алтын канат, сары тун» спектаклен күрсәттек. Жюри 2нче гимназиядә укучы кечкенә артистларыбызның чыгышын югары бәяләде. Кече төркемдәгеләр арасында «Театр» номинациясендә беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдык», – диләр театр студиясе укытучылары, Татарстанның аткзанган артистлары Энҗе Шиһапова белән Чулпан Садыйкова.
Аңа кадәр «Тылсым» театр студиясенең зурлар төркеме «Беренче театр» Бөтенроссия һәм «Открытие» фестивальләрендә беренче дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнгән иде.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев