Укучыларга акча эшләргә тәкъдим итәләр
Быел Татарстанда кимендә 14-18 яшькәчә 20 мең үсмерне эшкә урнаштырырга ниятлиләр. Эш эзләүче үсмерләргә мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар белән кайбер оешмалар арасында килешүләр төзелгән. Әйтик, Чаллыда "Шильна-хлеб" оешмасына реклама продукциясен таратучылар кирәк.
Аеруча авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф тармакларында яшьләргә ихтыяҗ зур. Балалар мәктәпләрне төзекләндерү, ишегалларын рәткә китерү, спорт мәйданчыкларын җыештыру, шәһәрне яшелләндерү, үсемлекләр утырту, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү кебек эшләрдә актив катнаша ала. Һәр районның мәшгульлек үзәкләрендә эш урыннары турында тулырак мәгълүмат алырга була. Мәшгульлек үзәкләре аша эшкә урнашкан үсмерләргә 1275 сум күләмендә матди ярдәм каралган. Бу хезмәт хакына өстәмә акча. Әлеге максатларда республика бюджетыннан 26,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Россия Хезмәт кодексы нигезендә мәктәп яшендәге укучыларга, башкарган эшенә карап, минималь хезмәт хакыннан да азрак акча түләнергә тиеш түгел. Россиядә минималь хезмәт хакы - 7500 сум, Татарстанда - 8252 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев