Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Укытучыларга 25шәр мең сум биреләчәк

ТР Мәгариф һәм фән министры яхшы хәбәрләр җиткерде.

Бүген 57нче гимназиядә педагогларның август конференциясе узды. Анда ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һәдиуллин да катнашты. Ул яхшы хәбәрләр җиткерде. Татарстанда физика-математика юнәлешендә 20 класс ачылачак. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дә шул юнәлештә 100ләп түгәрәк оештырылачак.

Республикада 100 физика һәм математика укытучысына 25шәр мең сум акча биреләчәк. 35 яшькә кадәр 150 укытучыгы - 20шәр мең сум. 

Моннан тыш, балалар бакчаларында эшләүче педагогларга һәм психологларга ноутбуклар тапшырачаклар. Яңа уку елыннан хезмәт дәресләренә өстенлек бирү күздә тотыла. Шул уңайдан класслар балаларны хезмәткә өйрәтү өчен махсус җиһазландырылачак.

Министр белем бирү учреждениеләренең Astra операцион системага күчеп бетәргә кирәклеген дә ассызыклады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев