Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Укытучыларга – яңа ярдәм чарасы

2026 ел башыннан Татарстанда укытучылар өчен ике яңа ярдәм чарасы гамәлгә керә.

Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.
«Бу – торак арендасы өчен компенсация. Барлык дәрәҗәдәге 350 укытучыга ай саен 20 мең сум түләнәчәк. Балалар бакчасы укытучылары, мәктәп укытучылары, урта һөнәри белем һәм өстәмә белем бирү укытучылары арасында билгеле квота каралган», – диде ул.
Шулай ук 300 яшь укытучы 1 миллион сумлык торак сертификаты алачак. Мөҗипов сүзләренчә, сертификат торакның беренчел кертеме өчен яки ипотека түләүләрен каплау өчен бирелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф