Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ул чиккән түбәтәй – Гиннессның рекордлар китабында!

Эшеннән бушаган вакытларда, төннәрен ике айдан артык чигә ул аны!

Галия апа Тәхәветдинова Чаллыда туып-үскән булса да, инде 55 ел Кырымның Евпатория шәһәрендә яши. Һәр елны монда кайтып, туганнары белән күрешеп китә. Бу юлы ул «Киләчәк хатын-кызлары» («Женщины будущего») коворкингына җыелган оста куллы шәһәрдәшләребезне Кырым татарларының түбәтәй чигү серләренә өйрәтергә дә өлгерде. 

Ерактагы милләттәшләребез бу баш киемен феест дип атыйлар икән. Аны электән килгән традиция буенча һәр кәләш үзе чигә. Тукымага беркетелгән катыргыны алтын җепләр белән каплап бизәкләрен төшерергә, бу эшне бик пөхтә итеп башкарырга кирәк. Зур түземлек, игътибарлы булуны таләп иткән бу шөгыльне 76 яшьлек Галия апа лаеклы ялга чыккач кына үзләштерә. Озак еллар төзүче, пешекче булып эшләгән тырыш якташыбызның пенсиядә кул кушырып утырасы килми – җирле музейга гөлләр тәрбияләүче булып урнаша. Шунда кырым татары Әлифә ханымнан чигәргә өйрәнә. Бик күптән, мәктәп елларында ук Чаллыдагы Пионерлар йортында алган дәресләрен исенә төшерә ул. Аннары кияүгә чыгучы кызларга бирнәгә Коръән китабын салу өчен бәрхеттән чигүле тышлык ясап бирә. Галия апа чиккән феестларны да бик яратып кияләр. 

Бервакыт аңа Кырымдагы төрле милләт вәкилләре катнаша торган фестивальгә татарларның иң зур милли баш киеменә заказ бирәләр. Эшеннән бушаган вакытларда, төннәрен ике айдан артык чигә ул аны! Метр ярым киңлектәге, 21 сантимер биеклектәге түбәтәй белән Галия Тәхәветдинова Гиннесның рекордлар китабына керә. Хәзерге вакытта ул Евпаториядәге музейда саклана.

Тәҗрибәле оста Чаллыда яңа һөнәрләр дә үзләштерде– читекләрдә кулланыла торган Казан җөе белән беркетелгән күн мозаикасы, келәм чигү буенча мастер-классларда катнашты. Эш арасында аралашып алган вакытта Галия апа шәһәребезне сагынып кайтуын, аның бик нык үзгәрүен, чиста һәм төзек булуына соклануын, ә яшьлеген Муса Җәлил бакчасындагы үзе утырткан агачлар гына хәтерләткәнне әйтте.

Сәрия Гарипова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев