«Ул мине дә кыйнаган иде…»
Тукай районындагы фаҗига буенча кайтаваз.
Апрель ахырында Тукай районының Авлаш авылында канкойгыч җинаять кылынды. 83 яшьлек картны пычак белән кадап үтерделәр. Аның мәете чит бакчада табылды. Җинаять кылуда шикле 62 яшьлек ир-ат мәрхүмнең туганы булганлыгы ачыкланды. Ул Чаллыда кулга алынды, үз гаебен таныды.
Хокук сакчылары ачыклаганча, ир-атлар төне буе спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Бер мизгелдә бәхәс чыккан һәм ул фаҗига белән тәмамланган. Ир-атның тәнендә очлы әйбер белән кадалган күп санлы эзләр калган. Тукай районы суды җинаять кылуда шикле ир-атны 2 айга сак астына алды. Монда язган идек.
Әлеге мәгълүмат «Шәһри Чаллы» сайтында чыкканнан соң, редакциябезгә фаҗига булган авылдан староста Римма Борисова язды. Бу вакыйга аны тетрәндергән, бабай кызганыч. Чыннан да, үлгән 84 яшьлек ир-ат тыныч холыклы, акыллы, авылдашлары хөрмәт иткән кеше булган. Ә менә җинаять кылган ир-атны кулга алуларыннан ул канәгать.
«Аның турында яхшы сүз әйтүче булыр микән?! Еш кына кулына пычак, авыр лом тотып йөргәнен, кызып китүчән булганын, яз-көз айларында аеруча ярсып китүен әйтерләр. 5-6 тапкыр төрмәдә утырып чыккан. Ә мин үзем аны күрә алмас дәрәҗәгә җиткән идем. Чөнки бер ел элек ул мине дә кыйнады. 25 еллап кара-каршы яшәдек, холкы тыныч булмавын белсәм дә, ул кадәр үк вәхшидер дип белмәгән идем. Ул көнне искә төшерсәм, әле дә эсселе-суыклы булып китәм.
Былтыр язгы су күп булды бит, коега кермәсен дип, насос белән суыртырга булдык. Энемне чакырдым. Иртән килеп эшли башлагач, күршем, шул ир-ат, аңа бу эшне туктатырга кушкан, хәтта янап кычкырган. Энем бәхәскә керә торган кеше түгел, кереп киткән. Ә миңа слесарь, ул-бу булмасын дип борчылып, суны карап торырга кушкан иде. Шуңа, хәлне ачыкларга дип күршемә керергә булдым. Кул күтәрер дип башыма да китермәдем. Ишеген ачып: «Нишләп син болай иттең?» – дип әйтүем булды, курткамнан тотып, өйләренә сөйрәп алып атты. Мин башым белән мичләренә барып бәрелдем…
Дәвамы «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев