Үлгәнен дүрт көннән соң белгәннәр
Үлем сәбәбе әлегә ачыкланмаган.
Чаллының 7нче бистәсендәге бер фатирда ир-ат үлгән. 58 яшьлек иренең мәетен шимбә көнне кич өйгә кайткан хатыны күргән. Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат үзенә-үзе кул салган. Ул бернинди дә язу калдырмаган. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәсендә аның 4 көн элек үлгәне ачыкланган. Әлегә үлемгә китергән сәбәпләр билгеле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев