Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Улым әтисенең үлемен төшендә күргән»

Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең туганнары белән аралаштык.

Чаллыда махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең туганнарына тантаналы төстә Батырлык орденнары, медальләр тапшырдылар. ЗАГСта күңелдә шом уятырлык тынлык. Залда хәрбиләрнең әти-әниләре, хатыннары, балалары, якын дуслары. Беркем сөйләшми. Артта шәфкать туташы утыра. Су белән стаканнар тезелеп киткән. Залга мэр Наил Мәһдиев үтте. Башын селкеп кенә исәнләште. Борчылуы йөзенә чыккан. «Бик тырышсам да, сезне юатырлык сүзләр таба алмам. Төзәлмәслек яра. Зинһар, нык булыгыз... Алар – безнең чын геройларыбыз», – дип башлады ул сүзен. Әниләрнең күзләрендә яшь. Әтиләр эчтән өзгәләнә.

Дусларым өчен үч алам дип китте
Өлкән яшьтәге хәрби киемдәге ир-атка күзем төште. Отставкадагы полковник. Төз утыра, хисләрен күрсәтми, әмма сөйләшкәндә тавышы калтырый. 
«Улым Ливиуга 43 кенә яшь иде. СВОда ике дусты һәлак булды. Авыр кичерде. Алар өчен үч алам дип, ул да контракт төзеде. Штурмда катнашты. Отрядындагы егетләргә утлы һөҗүм булган. Ул ярдәмгә ашыккан. Бер төркем хәрбиләрне коткарганнар. Икенчесен коткарганда машинага снаряд төшкән. Апрель иде. Шул вакытта эчем пошты. Күңелем сизгән, күрәсең. Аңарчы кызымны югалттым. Хәзер бер улым гына калды инде... Әнисе авыр кичерә. Үзем дә ветераннар госпиталендә ятам. Дарулар белән генә торам», – ди Георгий Мокану. 
Ливиу Мокануның тормыш иптәше, ике баласы калган. Георгий Николаевич улының Батырлык орденын фуражкасына куеп тотты. 

Китмә дидем - тыңламады
Шәһәрдәшебез Ольга Капшицкая да улы Валентинның һәлак булуы белән килешә алмый. Ул да үз теләге белән контракт төзеп киткән булган.
«Китмә дидем. Тыңламады. «Юк, кирәк. Ватанны сакларга барам», – диде. 9 октябрьдә китте. Өйрәнүләр уздылар. 3 ноябрьдә элемтәгә чыкмый башлады. Блиндаж янында аның киемнәрен таптылар. Январьда хәбәрсез югалган дип игълан иттеләр. Мартта җирләдек. Улыма 46 яшь иде. СВОга барыр алдыннан өйләнгән иде», – дип сөйләде Ольга Капшицкая. 

Кайткач йорт салырга хыялланды 
Залда утыручы тагын бер гаилә белән танышырга кыюлык таптым. Хәрби Тимур Исламгуловның әнисе, тормыш иптәше һәм кечкенә улы кочаклашып елыйлар. 
«Ун ел буе күзенә операцияне сузып йөрде, СВОга китәр алдыннан сәламәтлеген кайгырта башлады. Операция ясатты. Китмә дип ялындым. Көтмәячәкмен, аерылышабыз дип куркыттым. Дусларына да үгетләргә куштым. Әнисе күпме ялынды... «Юк, Ватанны сакларга кирәк! Балаларыбызның имин тормышта яшәвен телим», – диде. Исеме дә Тимур бит, тимер дигәнне аңлата. Үзенекен итте», – ди яшь аралаш хәрбинең тормыш иптәше Екатерина Мурачева. 

Тимурның әнисе Роза ханым артык сөйләшми. Ул улын берүзе үстергән икән. Хәрби операциягә китәр алдыннан улы 20 сутый җир сатып алган. Кайткач йорт төзергә, зур гаилә булып яшәргә хыялланган. 

«Тимур хокук саклау органнарында эшләде. СВОда хәрби полиция булып хезмәт итәргә мөмкинлеге бар иде. Әмма ул передовойга сорап алынды. Мотострелковый батальон командиры иде. Августтан январьга кадәр Сватово-Кременная җирлегендә көчле бәрелештә катнашты. Элемтәдә тордык. Соңгы тапкыр 13 январьда сөйләштек. Шуннан язмый башлады. 27 январьда шалтыратып аның һәлак булуын хәбәр иттеләр. Кечкенә улым ай буе төш күргән. Ирем өчен гел борчылып йөргәч, миңа сөйләргә курыккан. Балалар бакчасында тәрбиячегә сөйләгән. «Төшемдә әтиемнең үлгәнен күрдем», – дигән булган сабыем. Аннан соң әбисендә дә «әтием үлде» дип йокысыннан елап уянган. Төше чынга ашты», – ди Екатерина Мурачева.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев РФ Президенты Указы белән сержантлар Тимур Исламгулов, Иван Вильчинский, Илшат Зиялтдинов, Раил Сафин, ефрейторлар Линар Максутов, Сергей Христофоров, кече сержант Евгений Иванов, рядовойлар Руслан Габдрахманов, Валентин Кондратьев, Ливиу Мокану, Марсель Муратовның туганнарына Батырлык орденнары тапшырды. 

Хәрби Рәис Шиһаповның туганнарына – Батырлык ордены һәм Жуков медале, Рафаэль Хәсәновның якыннарына Суворов медален тапшырды.
«Геройларыбыз һәрчак күңелебездә булачак. Аларның исемнәре мәңгелек ут каршындагы Хәтер тактасына уелды», – диде мэр. Тантаналы чара беткәннән соң, ул һәр гаилә янына килеп тагын бер кат кайгыларын уртаклашты. 

 


 


 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев