Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Улын ташлаган ир-ат алиментлар таләп итә

Суд булды.

Чаллыда әти кеше улын судка бирде. Ай саен 13 мең сум тирәсе алимент түләвен таләп итә. Инвалид булу сәбәпле, эшли алмый һәм матди ярдәмгә мохтаҗ. Азык-төлек, дару, кием-салымга акча кирәк, ди. Әйтүенчә, улы яхшы эштә эшли, ярдәм итәргә теләми.  

Улы исә бу гаепләүләр белән килешмәде. Әтисен гомерендә ике тапкыр гына күрүен әйтте. Егетне әнисе үстергән. Үсмер яшькә җиткәч, әтисе белән очрашырга теләгән. Әмма ул риза булмаган. Моннан тыш, судта әти кешенең 2002 елдан бирле улына алиментлар түләмәве, тәрбияләүдә катнашмавы ачыкланды. Алай гына да түгел, ул әти хокукларыннан мәхрүм ителгән булган. Алиментларны вакытында түләмәгәне өчен 800 мең сумга якын бурычы җыелган. 

Суд улын яклап чыкты.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев