Улына мотоцикл алган анага 55 мең сум штраф түләргә туры киләчәк
Яңалыклар тасмасы

Улына мотоцикл алган анага 55 мең сум штраф түләргә туры киләчәк

Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итте.

Нурлатта яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз 16 яшьлек улына мотоцикл сатып алган өчен штрафка тартылган. Җинаять эше материалларында 2024 елда хатын-кызның мотосалонда KAYO маркалы мотоцикл сатып алганлыгы хәбәр ителә. Аннары ул, улының әлеге транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы булмавын белә торып, мотоциклны аңа биргән. Үсмер руль артына утырганнан соң юл-транспорт һәлакәтенә очраган һәм аның сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян килгән.
Хатын-кыз гаебен таныган, аңа 55 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.


правосудие Хөкем карары

Нет комментариев