Ураза кабул булуның билгесе
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин атады.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ураза бәйрәме вәгазендә Рамазан аеннан соң игелекле гамәлләр кылу – ураза кабул булуның билгесе, дип атады.
«Ураза кабул булуның бер билгесе бар. Кеше Рамазаннан соң игелекле гамәлләрен һәм гыйбадәтләрен дәвам итә икән, димәк, уразасы кабул булган дигән сүз. Рамазан ае кешене яхшыга үзгәртергә тиеш. Аллаһы Тәгалә адәм баласы аңа бер генә адым ясаса да, шул кешенең каршысына ун адым ясар, ди», – диде ул.
Чаллы хакимияте фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев