Уразада сәхәр ашау мәҗбүриме?
Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин «Җомга иртәсе» тапшыруындаРамазан ае турында сөйләде.
Изге Рамазан аена санаулы сәгатьләр калып бара. Бүген кояш баеганнан соң көтеп алган кадерле кунагыбызны каршылаячакбыз. Ястү намазыннан соң мәчетләрдә беренче тәравих намазы укылачак. 1 март таңын бар мөселманнар уразалы килеш каршылаячак. Изге Рамазан ае турында «Җомга иртәсе» тапшыруында шәһәребез имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин сөйләде.
«Аллаһы Сүбхәнә вә Тәгалә «Бәкара» сүрәсенең 183 аятендә безгә: «И, иман китергәннәр, сездән алдагы өммәтләргә, пәйгамбәрләргә тиеш булган кебек, сезгә дә Рамазан аенда ураза тоту фарыз ителде. Рамазан ае сезнең тәкъвалыкларыгызны белер өчен килә», – дип әйтә. Рамазан - Аллаһка карата тәкъвалыкны, мәхәббәтне арттыра торган шушындый бер гамәл-гыйбадәттер», – ди Әлфәс хәзрәт.
Беренче тапкыр ураза тотучыларда күп сораулар туа. Шуларның берсе сәхәр ашау белән бәйле. Аны ашау мәҗбүриме?
«Сәхәр ашау – сөннәт. Сәхәр ашамасаң гөнаһлы булмыйсың. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Сәхәрдә ашагыз, анда бәрәкәт бар», – дигән. Бер йотым су булса да эчеп куйсаң хәерле. Кайбер кешеләр тора алмыйлар, я йоклап калалар. Андый очракта барыбер ниятләп уразага керергә тиешләр. Йоклап калдым, сәхәр ашамадым, дип уразаны калдырырга ярамый», – ди Чаллы имам-мөхтәсибе.
«Җомга иртәсе» тапшыруын тулысынча «Шәһри Чаллы»ның вконтактедагы рәсми төркеменнән карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев