Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урманнан чыршы кисүчеләрне зур штраф көтә

Чаллы хокук сакчылары тикшерү белән чыгачак.

20 декабрьдан 31 декабрьга кадәр Чаллыда "Чыршы" операциясе үтәчәк. Аның кысаларында юлларда транспорт чаралары хәрәкәтен контрольдә тотуны көчәйтәчәкләр. Хокук сакчылары муниципаль хезмәткәрләр белән берлектә законсыз рәвештә ылыслы агачлар сатучыларны ачыклау буенча рейдлар оештырачак.

"Чыршы агачын законсыз кискән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Гражданнар өчен штраф күләме 3 меңнән алып 4 мең сумга кадәр булса, вазифаи затлар өчен 20 меңнән 40 мең сумга кадәр. Юридик затларга 200-300 мең сум штраф яный", - диде РФ Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча полиция бүлеге башлыгы урынбасары Раил Нәҗмиев. 

Штрафтан тыш, урлап агач кисүче урман хуҗалыгына китергән зыянны да капларга тиеш була. Зыян күләме 5 мең сум һәм аннан артып китсә, “Урман үсентеләрен законсыз кисү” маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев