Ут капкан машинадан чыга алмаган: Зәй юлында коточкыч авария
Урында инспекторлар эшли.
Зәй-Әлмәт юлында 3 машина катнашында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Шаһитлар әйтүенчә, автомобильнең берсе йөк машинасына бәрелеп, дөрләп яна башлый. Йөртүче ут капкан транспорт чарасыннан чыгарга тырыша, әмма кысылып калу нәтиҗәсендә булдыра алмый.
Урында инспекторлар, коткаручылар эшли. Авария сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев