Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үзәк район халкы Чаллының туган көнен бәйрәм итте

«Әле ярый килгәнмен», - диделәр шәһәрдәшләребез.

Үзәк районның Энтузиастлар бульварында "Яшисе килә торган шәһәр" дип исемләнгән концерт булды. Ул шәһәрнең туган көненә багышланган иде. 

Шәһәрдәшләрне күркәм бәйрәм белән район башлыгы Эдуард Фәттахов котлап, изге теләкләрен җиткерде. 

Ул шәһәр җитәкчелеге һәм 15нче мотоукчылар бригадасы исеменнән махсух хәрби операция зонасында батырларча көрәшүче  Алексей Кульгавогойның гаиләсенә рәхмәт әйтте. 

Шәһәрдәшләр "Кызыл тау" мәдәният үзәге артистларына кушылып җырладылар, биеделәр.

"Шәһәр көне - кечесен дә, олысын да берләштерә торган бәйрәм. Әле ярый килгәнмен. Диванда телефон тотып ятканчы, саф һавада бәйрәм карап кайттык. Кичебезне күңелле уздырган өчен оештыручыларга рәхмәт", - ди шәһәрдәшебез Гүзәл Фатыйхова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: День города