Стамбулдан Казанга кайтырга чыккан самолетны яшен суккан. Бортында 101 пассажир белән ТК-427 рейсын башкаручы Boeing 737-800 самолеты Ататюрктан очып китүгә үк аны яшен суккан.
Судно кире кайтырга мәҗбүр булган. Ә пассажирларны төрек авиакомпаниясенең башка рейсы белән Казанга озатканнар.
Нет комментариев