Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Вәлиевлар гаиләсе: «Бәлки машиналы да булырбыз!»

Алар сайлау участогына икәү килде.

Шәһәрдәшләр илебезнең тотрыклы үсеше өчен тавыш бирергә сайлау участокларына килделәр.
Сайлаучылар арасында Гүзәлия белән Илдус Вәлиевлар гаиләсе дә бар. 
- Мин авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшлим, хатыным декрет ялында. Сайлауга баруны гражданлык бурычы дип саныйбыз. Аллаһка шөкер, тырышкан һәм теләгән кешегә тормышны тиешле дәрәҗәдә алып барырга мөмкинлекләр хәзер күп. 
Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы. 4 елдан артык һава торышының нинди булуына карамастан һәр көнне диярлек иртән йөгерәм. Төрле марафоннарда катнашып призлы урыннар яулыйм. Әмма бу максат түгел, мин сәламәт яшәү яклы, балаларым минем әтием көчле рухлы, максатчан дип горурлансыннар өчен йөгерәм.  
Берничә ел элек миңа хатыным Гүзәлия дә кушылды. Ул да йөгерә, биюгә йөри. Безнең максатларыбыз уртак - балаларыбызны уңышлы, тәртипле итеп үстерү. Ә андый балалар гадәттә бәхетле гаиләләрдә үсә, - ди Илдус Вәлиев. 

"Менә шуның өчен Россиядә гаилә елында илебез Президентын сайлауга икәү килдек. Мин машина йөртү кагыйдәләрен өйрәнәм. Бәлки бәхет елмаеп, машиналы булу хыялым да тормышка ашар", - ди гаилә җылысын саклаучы хуҗабикә Гүзәлия ханым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Президентын сайлау #Бөтен гаилә белән сайлыйбыз