Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Василий Лановой вафат

СССРның халык артисты 87 яшендә коронавирустан вафат булды

Ул коронавирус инфекциясе нәтиҗәсендә килеп чыккан өзлегүдән үлгән.
Василий Лановой гомеренең 60 елын Мәскәүнең Вахтангов исемендәге театрына багышлады.
Василий Лановой турында совет киносының иң матур актеры һәм дөнья киносының иң матур актерларының берсе дип әйтеп була.
Ул "Офицеры", "Анна Каренина", "Дни Турбиных", "Любовь Яровая" һәм башка кинофильмнар, театрдагы бик күп рольләре аша таныш.
Берничә ел элек халык артисты Уфага гастрольләргә килеп, халык белән очрашкан иде. Аның оста итеп шигъри әсәрләр укуы, һәр сорауга төпле җавап бирүе, кичәгеләрне мактап, бүгенгене тиргәмәве, балачагы хатирәләре, кино тормышыннан кызыклы истәлекләре күңелләрдә әле дә саклана.

Чыганак: Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев