Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Ватанны саклаганда һәлак булучылар исеме мәңгеләштереләчәк

Татарстан Рәисе бу хактагы канунны имзалады.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулы куелган документ республиканың рәсми хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
Документ Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү формаларын, бу өлкәдә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен, шулай ук Татарстан Республикасы Хәтер Китабын алып бару тәртибен билгели.
Закон хәрби хезмәткәрләргә һәм Ватанны саклау буенча хәрби һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган башка затларга, шулай ук Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территорияләрендә бурычларын үтәгәндә яки Россия территориясенә кораллы һөҗүмнәргә каршы торганда һәлак булган махсус хәрби операциядә катнашучыларга кагыла.
Документ нигезендә һәлак булганнарның истәлеге хәрби каберлекләрне төзү һәм төзекләндерү, һәйкәлләр һәм мемориаллар кую, урамнарга, мәйданнарга, географик объектларга һәм оешмаларга аларның исемнәрен бирү, геройлар турында материаллар бастырып чыгару, күргәзмәләр үткәрү һәм алар турында мәгълүматны Татарстан Хәтер китабына кертү юлы белән мәңгеләштерелергә мөмкин.
Закон шулай ук Бөек Ватан сугышы һәйкәлләрендә һәм хәрби каберлекләрдә мәгълүмат такталарын мәҗбүри урнаштыруны күздә тота. Аларда тарихи белешмә, Ватанны саклаучыларның батырлыклары турында белешмәләр булырга тиеш, шулай ук өстәмә материалларга сылтамалар белән QR-кодлар да булуы мөмкин.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СВО Батырларга мәңгелек дан