Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда велосипедлар төзәтү остаханәсе ачылды

Мондый остаханәләр коррекция мәктәбендә укучыларны киләчәк тормышка әзерләргә, яңа һөнәрләр үзләштерүгә ярдәм итәчәк.

Чаллының 68 нче коррекция мәктәбендә укучылар велосипедлар төзәтү җайланмасы, инструментлар һәм югары тизлекле яңа велосипедка ия булды. Биредә «Навигатор» проекты кысаларында, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Андрей Ляпунов ярдәмендә, велосипед төзәтү остаханәсе ачылды. 

Әлеге һөнәр буенча беренче мастер-классны Чаллының бер техник колледжы студентлары күрсәтте. Бу эшне алга таба технология укытучысы дәвам итәчәк. Мондый остаханәләр коррекция мәктәбендә укучыларны киләчәк тормышка әзерләргә, аларга яңа һөнәрләр үзләштерергә ярдәм итәчәк. 

Моннан тыш «Навигатор» проекты кысаларында ландшафт дизайны кабинеты эшли башлаган иде. Атнага дүрт мәртәбә укучылар яшеллек үстерергә өйрәнә. Әлеге һөнәрне тиешенчә үзләштергән очракта балаларның шәһәрнең яшелләндерү хуҗалыгына әшкә урнашу мөмкинлеге бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X