Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Велосипедтан егылып бөерен өзгән

Ир-атны Чаллының 5нче хастаханәсе табиблары коткарды.

33 яшьлек ир-ат авылда велосипедта барганда ялгыш вак таш җәелгән юлга егыла.

“Уң ягым авыртты, тик үтәр дип уйладым, табибларга бармадым. Эшкә чыкач, авыр әйбер күтәрә алмаганымны аңладым. Авыру көчәйде, уң яктан кабырга астында шеш чыкты. УЗИга баргач, табиб шаккатты. Шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртып 5нче хастаханәгә озаттылар”, - дип сөйли Ренат. 

Пациент хастаханәгә авыр хәлдә эләгә. Егылганнан соң 7 көн үткән була. Табиблар өчен бу бик сирәк очрый торган уникаль күренеш.  

"Бүтән имгәнүләр юк иде. Бөере бөтенләй сытылган. 10 ел эшләү дәверендә мондый катлаулы очракны беренче тапкыр күрәм. Без пациентка  нефрэктомия үткәрдек: ике өлешкә бүленгән әгъзаны алып аттык.  Аны тегү мөмкин түгел иде. Җәрәхәткә сидек эләгү сәбәпле көчле ялкынсыну да башланган иде. Операция 3 сәгать дәвам итте. Әлеге шартларда бөерне саклап калу мөмкин түгел иде", - дип сөйләде урология бүлеге мөдире Дилшат Мөхәммәтшин.

Хәзер пациент өенә кайтырга җыена. Мускулларның яңадан эшли башлавы өчен 3 айга якын вакыт кирәк булачак. Эчке органнарның җәрәхәте күренмәсә дә кешенең тормышына куркыныч янарга мөмкин, ди табиб. Имгәнгән, егылган очракта, кичекмәстән, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хастаханә