Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Ветеранга – медаль һәм мактаулы исем

Бөек Җиңүгә 80 ел.

Быел киң җәмәгатьчелек Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Чаллыда илебез тарихындагы әлеге мөһим дата уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү чаралары башланып китте. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхтәсим Фарукшинның өенә барды. 

«Белүегезчә Россия Президенты Владимир Путин карары белән, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына сугыш ветераннарына югары бүләк – «Шәһәрнең мактаулы гражданы» исеме бирелә. Мин бик теләп әлеге бүләкне сезгә тапшырам. Шулай ук Россия Президенты исеменнән  «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы» меделе дә күкрәгегезне бизәсен», – диде ул. 

Ветеран хөрмәтенә 19нчы мәктәп укучылары «День победы» җырын башкардылар. 

Мөхтәсим Фарукшин 1925 елда Азнакай районы Учалы авылында туган. 1943-1945 елларда фронтта булган. Прибалтика һәм Сталинградны азат итүдә катнашкан. Өч тапкыр яралана. Бөек Җиңүне Калиниградта каршылый. Сугыштан соң туган авылына кайта.  Мал табибы булып эшли. Аннары Кемеровга барып шахтада  күмер чыгара. Тырыш хезмәте өчен Мәскәү Кремлендә «Мактаулы шахтер» исеме бирелә. 1976 елда лаеклы ялга чыга. 1991 елда Чаллыга кайтып урнашалар.  

Мәхәббәтен дә Кемеровада очрата. Өйләнешеп ике кыз, бер малай үстерәләр. Карчыгы  вафат була. Бүгенге көндә Мөхтәсим бабай Чаллыда кызы Әлфия тәрбиясендә яши. Тормыштан да сәламәтлегеннән дә зарланмый ул.  

Мөхтәсим Фарукшинга 23 февральдә 100 яшь тула. Кызы әйтүенчә, әтисенең озак яшәвенең серен хәрәкәттә. 

«Әти үзенең 100 яшьтән озак яшәвенә һәрвакыт ышанды. Чөнки ул сукырайганчы, 98 яшенә кадәр көненә 8-9 км җәяү йөрде. Ел саен сугыш ветераннары госпитале табиблары аны өенә килеп тикшерәләр, анализлар алалар. Бөтен анализларының идеаль булуын әйтәләр», – диде ул. 

Сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. Наил Гамбәрович, саубуллашканда Мөхтәсим бабайның юбилеена килергә ышандырды. 

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры Бөек Җиңүнең 80 еллыгы