«Внимание всем» хәбәрен алганда нишләргә кирәклеген аңлаттылар
Яңалыклар тасмасы

«Внимание всем» хәбәрен алганда нишләргә кирәклеген аңлаттылар

Иртәгә халыкка хәбәр итү системасын сынап караячаклар.

Иртәгә, халыкка хәбәр бирү системасын сирена кабызып тикшергәндә, «Игътибар, барыгызга да» хәбәрен алганда, каушап калырга кирәкми. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Радик Гыйсмәтов хәбәр итте.

«Каушап калырга кирәк түгел. Мөмкин булганча, йә радиоалгычны, йә телевидениене кабызырга кирәк, анда халыкка нәрсәләр эшләргә кирәклеге әйтеләчәк. Моннан тыш, куркып калмасыннар өчен балаларга аңлатырга кирәк», - дип өстәде ул.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев