Волонтер әбиләр вальс әйләнә
Чаллыда «Күңелебез яшь. Чаллы» (Молоды душой. Челны) дигән волонтерлар хәрәкәте эшли. 50-60 яшьтән өлкәнрәк шәһәрдәшләребез ятим балалар белән шөгыльләнә, махсус хәрби операциягә ярдәм туплый.
Моннан тыш алар «Акварель» төркемендә биюләр өйрәнеп, төрле оешмаларда бушлай чыгыш ясый. Сәхнә йолдызларының ничек итеп бар нәрсәгә өлгерүләрен сорашып кайттым.
«Карарга гына барам»дия дә сәхнәгә менә иде
Фәнүзә Хәбибуллинага 66 яшь, ул озак еллар тәрбияче булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Аннары оныкларын үстерешкән. Алар да аякка баскач, ниһаять, балачак хыялын тормышка ашырырга да вакыт табыла – «Акварель» төркеменә килгән.
– Әнием Санафраз, инде мәрхүмә, гомергә биеде. 77гә кадәр Сабантуйларны калдырмады. «Әни, башың әйләнеп китеп егылырсың, сәхнәгә менмә» дия идем. «Юк-юк, мин карарга гына барам» дип китә дә икенче каравыма, сәхнәгә менеп баскан була! Баулы сәхнәләрендә биеп күп бүләкләр җыйды ул, - дип искә ала шәһәрдәшебез.
Энеләре дә бии, музыка уен коралларында уйный, Оныклары да сәхнәдә ут чыгара. Ә менә Фәнүзә ханымга баштагы мәлдә авыррак була - өлгереп, хәрәкәтләрне отып булмый. Тик тырыша. Бию төркеменә күршесе Рәсимә белән килә. Аның белән бергәләп, кичләрен, эшләрен төгәлләгәч, хәрәкәтләрне кабатлыйлар. Килеп чыкканчы. Хәзер инде әбиләренең сәхнәдә чыгыш ясаганын оныклары да сокланып карый.
– Биегәч үзеңне яшь һәм матур итеп хис итәсең бит ул. Аннары репетицияләргә, матур итеп киенеп, бизәнеп киләсең. Урамда барганда да искә төшә дә, гәүдәмне турайтып, башымны күтәреп, төз атлыйм, – дип елмая ул. Биергә генә түгел, атнага берничә мәртәбә «Поддержим наших» төркеменә барып ярдәм итәргә дә өлгерә – хәрби операциягә коры ашлар, шәмнәр ясый, посылкалар җыя.
«Бию мине үзгәртте»
Бию Рәсимә Мөсәлләмованың да балачак хыялы була. Бервакыт һинд биюләре белән кызыксынып, өйдә, кассеталар буенча шөгыльләнә дә башлый. Тик армиядә улы белән бәйле фаҗига бөтен тормышын челпәрәмә китерә. Аны җирләгәннән соң бар мавыгулары икенче планга күчә.
– Безнең нәселдә бөтенесе җырлый, абыем оста баянчы, туганнар арасында профессиональ музыкантлар да бар. Ә миңа менә бию ныграк ошый. Яшь чагында кичке уенда музыка башлану белән вальс әйләнергә үземә пар эзли идем. Ә никтер ул биюне башкарып чыга алмыйлар иде. Пар тапсам «от души» бии идек, дип хәтирәләрен барлый әңгәмәдәшем.
Аңа 66 яшь, ул гомере буе төзелештә эшләгән. Үзе әйтмешли, авыр эштә сөякләре каткан. Шуңа, «Акварель»гә килгәч, аңа да җиңел булмый.
– Кеше булдыра, ә мин юк, чөнки сыгылмалылык җитми – еларлык булдым. Ярый әле күршем Фәнүзә белән кабатлый идек. Хәзер инде өйрәндем. Үземне яшь чактагы кебек хис итәм. Бер көнне медкомиссия узам, яшемне сорыйлар. «55» дим. Ә үзем уйлыйм: «Туктале, миңа 66 түгелме соң» дим (көлә)
Ул гына да түгел, бию мине үзгәртте, – дип өсти Рәсимә апа. Элек авыз ачып сөйләшә торган кеше түгел идем, ә хәзер миңа аралашырга җиңел, Тормышымда икенче сулыш ачылгандай булды. Оныгым Рәзилә дә миңа охшаган, шуңа аны төрле чараларга йөртәм. Мин моны баланың киләчәге өчен, үз-үзен җиңәргә өйрәнсен өчен эшлим.
Инде күңел яралары төзәлде дисә дә, әни кеше мәрхүм улын истә тотып, булдыра алганча солдатларга ярдәм итә. Махсус хәрби операциягә акчалата да, волонтерлар төркеменә барып та ярдәм итә, Тормыш иптәше Зөлфәт белән бакчада яшелчәләр, чәй ясап җибәрергә үләннәр үстерәләр.
«Гипста да вальс турында хыялландым»
Лариса Суфияновага 63 яшь, ул – риэлтор. Инде ун ел буш вакытларында зумба биюе белән шөгыльләнә, ә узган елны күптәнге хыялы - вальсны өйрәнә башлый.
– Җитәкчебез Римма ханым шулкадәр матур итеп аңлата, ачуланмый, хәрәкәтләрне отып алганчы кабатлыйбыз, костюмнарыбыз матур. Кызганыч, тукыманы, аяк киемнәрен үз акчабызга алырга туры килә, ди ул.
Лариса ханым клиентлар белән очрашканда да, фатир күрсәтергә сөйләшкәндә дә вакытны тренировкаларны истә тотып билгели. Бию – минем өчен беренче урында, дип шаярта. Хәер, бергә бии торган кызлар, алар белән рәхәт аралашу да кадерле, бер көн килмәсә, нәрсәдер җитми сыман тоела аңа.
– Ике ел элек аягымны сындырган идем, 3 айга гипс салдылар. Табиблар аксаклаячаксың дип куркытты. Ә мин монда килеп вальс әйләнергә хыялланып яттым, шул уй гына мин терелтте. Кайвакыт иртән торасың - теге төш авырта, бу төш, аеруча бакчадан соң. Ә монда килсәң, бөтен җирең «эшли», – дип көлә ул.
Тәне, җаны гына сихәтләнеп калмый, балалары шәһәрдәшебездән үрнәк ала, ә яшь коллегалары «Сезнең кебек матур картаясыбыз килә» дип мактый икән.
«Әнекәем, сез бит карт икән!»
«Акварель» бию төркеменең җитәкчесе Римма Воробьевага 68 яшь. Ул Көнчыгыш Себер мәдәният институтының «Масскүләм тамашалар режиссурасы»(режиссура массовых зрелищ) бүлеген тәмамлаган. Тик катлаулы 90 нчы еллар аны һөнәрен алыштырырга мәҗбүр итә. «Хатын-кызлар күлмәге технологы»на укыганнан соң, Идарә итү, иктисад һәм хокук институтын да тәмамларга туры килә. Шәһәрдәшебез шәхси эшмәкәр булып китә, 33 ел дәвамында ательелар ача, өлге кисүчеләр мәктәбе, машинада чигү, модельләр ясау һ.б. курслар ача, хәтта париклар үрергә дә өйрәтә. Аннары фатирларны ремонтлау буенча бригадалар оештыра, студентлар өчен курс эшләре яза. Базарда да сата.
– Төнлә өлгеләр кисәбез, иртән аларны ательега кертәбез. Шулай пальто һәм курткалар тегеп саттык, ничек булдыра алдык, шулай тырыштык, – ди Римма Петровна.
Ул горурланып өч кызын да югары белемле итүен дә әйтте. Пенсиягә чыккач, эшсезлектән боегып китә, биергә йөри башлый. Ул гына да түгел, хореограф һөнәрен үзләштерә. 65 яшьтә диплом яклый.
– Нишләптер, мин элек биегән коллективта үземне шыксыз итеп хис итә идем, фигурам да ошамый башлады. Аннары гел арткы планда. Дустым, Екатерина Александровна әйтә: «Җитте, болай булмый, үз төркемеңне оештыр», – ди. Киттем. Хәтерлим, башта хәтта урамда каршыма килгән кешеләрне дә чакыра идем. Танышларны да. Төрле коллективлар алдында чыгыш ясап та «кызыктыра» идек. Хәзер төркемдә 50 гә якын кеше. Яшьләре 55 тән алып 70 кә кадәр. араларында тәрбиячеләр, табиблар, психологлар бар. Коллективны төркемнәргә бүлеп, атнасына 14-16шар сәгать эшлим. Бушлай. Чыгышлар өчен костюмнар да тегәм, - дип уртаклаша ул.
Хәрәкәт кирәк булганга гына бии башлаган коллектив бер ел эчендә 7 бию өйрәнә. Фигуралар җыйнаклана, хәрәкәтләр истә кала, җиңел чыга башлый.
– Ә ник әле безгә сәхнәдә чыгыш ясамаска, дидем. Кызлар ризалашты. Ай, нык ялгыша идек беренче мәлдә – берсе бер якка, китә, калганнары икенче якка, көйне ишетмиләр... Ә мин «Сер бирмәгез, ялгышсагыз да, шулай тиеш кебек елмаегыз» дия идем. Хәзер инде остардылар. Кайсыдыр чыгыштан соң яныбызга килгән әби шаккатып: «Әнекәем, сез бит карт икән!» диде. Баксаң, ул хәрәкәтләребезгә карап безне яшь дип уйлаган, белгәч, мактады, дип көлә Римма Воробьева.
Төркемдә бер-береңә тавыш күтәрергә, мыскыл итәргә, ачуланырга, тәнкыйтьләргә ярамый. Бу кагыйдәләр җитәкчегә дә кагыла. Шуңа ул һәркемгә карата ягымлы, итагатьле булырга, ярдәм итәргә тырыша.
– Беребезнең дә язмышы җиңел түгел – проблемалары да, күңел яралары да җитәрлек. Бирегә кеше игътибар эзләп килә бит – шуңа телемне кызганмыйм. Ә аларның катлаулы биюне үзләштергәч сөенгәннәрен күрсәгез! Монда инде мин кәнагать.
«Солдатлар рәхмәт әйтте»
2019 елны шәһәрдәшебез Екатерина Запольская Чаллыда олы яшьтәге (55 яшьтән өлкәнрәк) волотерлар хәрәкәтен башлап җибәргән. Әлеге программа бөтен Россия буенча инде эшләп килгән була. Лаеклы ялга чыккан абый-апалар «Асылташ» социаль приютында тәрбияләнүче балалар янына барып уеннар үткәрә, әкиятләр күрсәтә, сабыйлар белән шөгыльләнә. Соңрак шушы хәрәкәт кысаларында Екатерина Александровна «Күңелебез яшь. Чаллы» (Молоды душой. Челны) дип аталган иҗат берләшмәсен дә оештыра. Анда «КөмешТеатрым» (МойТеатрСеребро) театр студиясе, «Акварель» бию төркеме һәм «Көмеш»(Серебро) концерт төркеме бар. Әлеге коллективлар төрле оешмаларда бушлай чыгыш ясый, хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыя.
– Күптән түгел без «Жемчужина» санаториясендә чыгыш ясадык. Анда солдатлар да тернәкләнү уза иде. Концерт тәмамлангач, егетләр яныбызга килеп, Бөек Ватан сугышы темасын яктыртканыбыз, өлкән яшьтә булуыбызга карамастан волонтерлык хезмәтен башкарганыбыз өчен рәхмәт әйттеләр, күңелебез булды, ди әңгәмәдәшем.
2022 елда театр студиясе өчен грант ота. Костюмнар, сәхнә өчен кирәкле әйберләр алына, актерлар укулар уза. Тик шуннан бирле өлкән яшьтәге волонтерлар бары тик үз хисабына көн күрә.
– «Доброцентр Орион» һәм «Доброцентр Добрые Челны» волонтерлык оешмалары безгә мөмкин булганча ярдәм итә, «Камаз» мәдәният сарае репетицияләр өчен бина бирә. Тик шулай да безгә матур чыгышлар өчен яңа костюмнар, димәк акча кирәк, дип зары белән бүлеште Екатерина Запольская.
5 ел дәвамында бушлай эшләүче, бушлай чыгыш ясаучы волонтерлар матди якларын кайгыртыдай спонсорлар эзли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев