Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык рәссамы Мадьяр Хаҗиев: «Картиналарын карап шок кичердем»

Күргәзмә рәссамның юбилее уңаеннан оештырылган.

Чаллының  картиналар галереясында шул исемдәге яңа күргәзмә ачылды. Ул Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, беренче балалар сәнгать  мәктәбе укытучысы Сәгыйдә Сираҗиеваның 65 яшьлек  юбилеена багышланган. 

Экспозициягә рәссамның 148 картинасы куелган. Алар татар тарихын, халкыбызның көнкүрешен, фольклорын чагылдыра. Картиналарны карыйсың да уйланасаң, күңелгә милли рух иңә. 

Мөслим районында туып-үскән кыз, Лениногорск музыкаль-сәнгать педагогия училищесын тәмамлагач та, үз алдына милли мәдәниятне, фольклорны, тарихны сурәткә төшерү эшенә алына. Аның картиналарында Идел буе Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм башка темалар чагылыш тапкан.

«Мин төрле темаларга график картиналар иҗат итәм. Алар арасында легендалар буенча ясалганнары да, төрки дөньяның күренекле хатын-кызларының (Сөембикә һәм башкалар) сурәтләре дә бар. Тукайга багышланган, «Дәште кыпчак» сериясе... Шулай ук Татарстанга һәм Чаллыга багышланган хезмәтләрем дә бар», – диде ул.

Рәссамның иҗатын карарга рәссамнар, педагоглар килгән иде. Алар уй-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Татарстанның халык рәссамы Мадьяр Хаҗиев: «Сәгыйдә Сираҗиева  татар сәнгатенең барлык өлкәләрен колачлаган. Аның картиналары тышкы яктан гына матур түгел, алар күңелне баета, уйландыра, фәлсәфи фикерләр тудыра. Мин аның картиналары карап шок кичердем. Һәр хезмәте шедевр. Ул үзе татар халкының бөек рәссамы, зур шәхесе. Кызганыч, андый рәссамнар аз. Яшьләр татар тарихын белми», – диде. Ул Сәгыйдә ханыма Мөслим районында шәхси күргәзмәсен оештырырга тәкъдим митте. 

Рәссам Хәния Гәрәева исә беренче балалар сәнгать мәктәбендә эшләгән дәвердә ярдәм иткәне, рәссамнарга очрашып, аралашу мөмкинлеге биргән өчен хезмәттәшенә рәхмәт әйтте. 

Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Зөлфия Солтанова исә рәссамның җанга ял бирә торган картиналары шәһәрдәшләрнең өйләрен бизәсен иде дигән теләген җиткерде. «Алар киләчәк буыннарга мирас булып күчә торган рухи хәзинә. Минем өемдә Чаллы рәсамнарының картиналары шактый.  Ә Сәгыйдә ханым әбиемнән калган чиләк, җилпүч, сандыкны бизәп бирде. Алар минем бакчамны матурлап тора», – диде.

Сәгыйдә Сираҗиеваны юбилее белән картиналар галереясы директоры Илсөя Заһидуллина котлап, мәдәният идарәсе башлыгының рәхмәт хатын тапшырды. Беренче балалар сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхуллова изге теләкләрен җиткерде. 2нче балалар музыка мәктәбе укытучысы Лилия Әхмәтова сазда татар көйләрен уйнап кунакларны сөендерде. Рәссам Риат Мөхәммәтдинов кубызда уйнады.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният күргәзмәләр