Хәмдүнә Тимергалиеваны Борайда искә алалар
Легендар җырчыны якташлары оныттырмый.
24 май – Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның туган көне. Җырчының исемен мәңгеләштерү макстаннан якташлары 2 елга бер тапкыр май аенда Башкортостанның Борай районында «Кульяулыгым төшеп калды Борай болыннарында» дип исемләнгән конкурс-фестиваль уздыралар.
Әлеге фестиваль турында Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗади мирасын киләчәк буыннарга җитерү буенча күп эшләгән җырчы Илһам Шәриф түбәндәгеләрне сөйләде.
– Безнең бурыч легендар җырчы Хәмдүнә Тимергалиева иҗатын, исемен киләчәк буыннарга тапшыру. Исемен мәңгеләштерү. Аллаһка шөкер, бу эшкә Башкоротостанның Борай районы хакимияте теләп кушылды. Фестивальне быел бергәләп уздырабыз. Финанс чыгымнарны Борай районы хакимияте күтәрде. Фестивальдә Татарстан, Башкортостан, Чиләбе өлкәсе һәм башка төбәкләрдән бик күп җырчылар катнашты. Алар Хәмдүнә апа репертуарындагы җырларны башкардылар. Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Идрис Газиев җитәкчелегендәге жюри алар арасыннан 18 кешене сайлап алды. Бүген алар гала-концертта чыгыш ясыйлар. Яраткан җырчыбыз истәлегенә уздырылган концертта шулай ук Идрис Газиев, Фәдис Ганиев, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар һәм үзем дә катнашам.
Легендар җырчыны туган ягында онытмыйлар. Борай районы үзәгендәге яр буенда Хәмдүнә Тимергалиева исемендәге аллея булдырганнар. Бер урамга җырчының исемен бирергә, һәйкәл куярга планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев