Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхи җырын тагын кем башкара?

Чаллыда ретро җырлар концерты үтәчәк.

Иртәгә Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында «Күңел» радиосының «Безнең яшьлек җырлары» дип исемләнгән ретро җырлар концерты була. Анда халкыбызның яраткан артистлары: Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимова, Халидә Бигичева, Рамил Миндияр һ.б. дәрәҗәле җырчылар чыгыш ясаячак. Шулай ук бүгенге көндә популярлык казанган Ландыш Нигъмәтҗанова, Динар Шәрәфетдинов кебек талантлы яшьләр, ансамбльләр да җырларын бүләк итәчәк.

«Исән-сау булса концертыбызда яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи дә катнашкан булыр иде. Без концертыбызда аның җырын яңгыратмасак дөрес булмас дип, Казанның «ВИА ХИТ» кавер төркемен чакырдык. Алар Хәния апабызның иң популяр җырларының берсе «Әлдермешкә кайтам әле»не башкарачаклар», – диде«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова.

«Сер түгел Хәния Фәрхи татар һәм башкорт дөньясының иң популяр җырчысы булып кала бирә. Аның әниемнең якын дусты булуы – минем өчен зур бәхет. Мин кечкенәдән аның җырларын тыңлап үстем, Хәния апа бездә еш кына кунакта була иде. Әни белән гармунда уйнап җырлап утыралар иде. Шуңа күрә Хәния Фәрхинең исемен яңгыратуны үземнең бурычым дип саныйм», – диде газетабыз хәбәрчесенә төркемнең солисты Ирек Мөбәрәков. 

Фото «Күңел» радиосыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова