Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхинең администраторы вафат

Татар эстрадасы артистлары зур югалту кичерә.

Бүген  кайгылы хәбәр килеп иреште. Татар җыр сәнгате зур югалту кичерә. Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең Башкортстандагы концертларын беренче оештыручы, аның белән озак еллар эшләгән администратор Ислам Халяпов мәңгелеккә күзләрен йомды. Бу хәбәрне Татарстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев җиткерде. «Ислам абый бик күп артистларга концертларын оештырырга ярдәм итте. Урыннарың җәннәттә булсын, Ислам абый. Бик авыр күңелдә», – дип язган ул үзенең социаль челтәрдәге битендә. Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова да аңа теләктәшлек белдереп: «Эх...Урының җәннәт түрләрендә булсын, Ислам абый», – дигән. Җырчы Динә Латыйпова исә: «Әле кайчан гына сөйләштек бит. Ислам абый... Юктыр... Дөрес түгелдер бәлкем... Авыр югалту.  Хуш абый...», – дигән.
 Татар артистларның терәге, олы җанлы, кешелекле, нурлы  администратор Ислам абыйны югалттык. Кызганыч.... Урыны җәннәттә булсын, якыннарына авыр хәсрәтне күтәрергә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. 

Фото ачык чыганаклардан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар башкорт эстрадасы Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова