Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхинең үзәк өзгеч шигыре табылган

Аңа Рифкать Сәйфетдинов көй язган.

Башкортостанның Югары Тәтешле район үзәгендә моң алиһәсе Хәния Фәрхигә музей ачу эшен башлап йөргән, бүгенге көндә музейда һәркөнне очрашулар үткәргән Фирүзә Ибатуллина яңалыгы белән уртаклашты. 

Ул үзенең истәлек дәфтәрләре арасыннан апасының Әфганстан турындагы җырының кульязмасын тапкан. Мәгълүм булганча, шигырь Әфганстанда һәлак булган егетләргә багышланган. 

«Безнең Салаелга авылыннан Ринат Габделхәев Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән. Ул Салават абыем белән беркөнне армиягә алынып, бервакытта туган ягыбызга кайткан да. Апам алар белән фотога төшкән. Шул елларның истәлеге булып фотолар һәм шигырь саклана. 
Хәния Фәрхи шигыренә Рифкать Сәйфетдинов көй язган. 

Күзләреңә туры карый алмыйм,
Сиңа карап, күңелем тулышкан.
Бер юату сүзе эзлим сиңа.
Тик мин көчссез, кем гаепле, 
Әфганстан, Әфганстан   
Кулларыңны килә бик тоясым.
Мине кочып, сөеп яраткан. 
Тик алар юк, бары бушлык анда.
 Нәрсә өчен, кем гаепле? 
Әфганстан, Әфганстан  
Күпме ана, өмет баглап 
Бердәнберен сиңа озаткан.
Улы кайткан, тимер табут белән. 
Нәрсә өчен, кем гаепле?
 Әфганстан, Әфганстан  
 Күпме бала «әти» дия алмый,
Дөнья күргәнче ук ятим калган. 
Күпме язмышлар синдә ватылган 
Әфганстан, Әфганстан. 

Фотолар Фирүзә Ибатуллинадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

8

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәния фәрхи Фирүзә Ибатуллина