Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхинең әнисе 10нчы тапкыр Президент сайлады

«Илләребез имин һәм үсештә булсын иде», - диде ул.

9 мартта Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа 94 яшен тутырды. Унынчы дистәне вакласа да ул аягында йөри, үз акылында. Илебездә барган вакыйгаларны күзәтеп бара.

Фәния апа Президент сайлауларыннан да читтә калмады. Сайлау комиссиясе вәкилләре аны өенә килеп сайлаттылар.

"Мин сайлауларда гел катнашам. Быел да сайладым. Туган илебезгә - тынычлык, иминлек; Ил башлыгыбызның мәрхәмәтле, төпле акыллы булуын телим. Балаларыбыз- оныкларыбыз кайгы-хәсрәтсез яшәсен иде", - диде ул "Шәһри Чаллы" журналистына. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Президентын сайлау