Хәния Фәрхинең әнисе медаль белән бүләкләнде
Җырчының әнисен юбилее белән котладылар.
Быелгы яз бәйрәме Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа өчен аеруча истәлекле: аңа 95 яшь тулды. Әлеге юбилеен ул Ак әби булып каршы алды. Ул - 6 баласының газиз әнисе, 12 оныгы һәм 17 оныкчыгының яраткан картые.
Бәхетле картлыкка җиткәнче кечкенә генә, ябык кына Фәния апага тормышның әчесен дә, төчесен дә күп татырга туры килде. Ул үзенең 6 баласы өстенә, каты авырудан вафат булган килендәшенең биш баласын үстерешергә ярдәм итте. Һәр баласын җәмгыятьтә үз урыннарын табарлык кешеләр итеп тәрбияләп үстерде.
Тик аларның уңышларына сөенеп яшәр вакыт җиткәч, Фәния апага кайгы артыннан кайгы килеп торды. Ул бер-бер артлы 4 баласын мәңгелек йортка озатты. Башта юл-транспорт һәлакәтендә Тимергали улы һәлак булды. Аннары Нурисламы, Җәмгыясе китте. 2017 елда татар-башкорт дөньясын тетрәндереп, җырчы кызы Хәниясе көтмәгәндә вафат булды. Болар барсы да Фәния апаның йөрәгендә төзәлмәс яра булып кан саркытып тора. Аңа бу авыр кайгыларны җиңәргә сабырлыгы балалары һәм оныкларының мәхәббәте, кайгыртуы ярдәм итә.
Фәния апа бүгенге көндә кызы Фирүзә гаиләсендә яши. Ул балаларына, кияү-киленнәренә рәхмәтле.
Милләтебезгә моңлы җырчы бүләк иткән Фәния апаны 95 яшьлек юбилее белән Тәтешле районы башлыгы Фәнүр Шәйхлисламов котлады. Ул аңа Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда илебезне торгызуга зур өлеш керткән өчен рәхмәт әйтте. Аны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаенннан истәлек медале белән бүләкләде.
"Күз нурыбызны гомер бәйрәме белән котлаган җитәкчеләргә рәхмәт. Кадерлебезнең киләсе юбилейларын да үткәрергә насыйп булсын. Әниле булу - зур бәхет. Аның догалары абыем белән мине, онык-оныкчыкларын саклап йөртә", - ди Фирүзә Ибәтуллина.
"Фәния апаны дустым Хәния: "Икебезгә бер әни. Хәлен белеп кил әле", - дигәч мин Нефткамскидан еш кына кайтып килә идем. Ул чакта ул үзе генә яши иде. Аның тырышлыгына, сабырлыгына шаккатам. Дүрт баласын соңгы юлга озату хәсрәтен җиңәргә аңа сабырлыгы булышты. Юкса, мондый авыр кайгыларны җиңә алыр идеме икән?! Фәния апага калган гомерен бәрәкәтле итеп үткәрергә насыйп булсын", - ди Хәния Фәрхинең ахирәт дусты Гөлшат Мөбәрәкова.
Фотолар Фирүзә Ибәтуллинадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев