Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхинең әнисе вафат булды

Татар милләтенә моңлы җырчы бүләк иткән ананың бүген йөрәге тибүдән туктады.

Яңа гына кайгылы хәбәр килеп иреште: Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа вафат булды. Бу хакта җырчының энесе Нурисламның кызы Миләүшә Гыйлемханова хәбәр итте.

Олы җанлы, искиткеч сабыр Фәния ханым ире Фәхрлислам белән 6 бала тәрбияләп үстерде. Тормыш аңа ачысын да, төчесен дә күрсәтте. Балаларының уңышларына сөенеп яши башлагач кына гаиләгә бер-бер артлы авыр кайгы килде. 

Башта юл-транспорт һәлакәтенә очрап улы Тимергали, аннары яман чирдән  кызы Җәмгыя вафат булды. 

Озак та үтмәде пычак белән кадап спортчы улы Нурисламны үтерделәр.

2017  елда татар дөньясын тетрәндереп кинәт кенә җырчы кызы Хәния Фәрхи вафат булды.

Фәния апа гомеренең соңгы көннәренә кадәр төпчеге Фирүзә гаиләсендә,  улы Салаватның, оныкларының күңел җылысын тоеп, яшәде.  Ул кайгы-хәсрәтләрне күп кичерсә дә, соңгы сулышына кадәр беркайчан зарланмады, Аллаһка шөкер итеп яшәде. 

Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә 14 сәгатьтә  Тәтешленең Колхозная урамы 32нче йортта була.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова Фирүзә Ибатуллина үлем китем