Хәрби чакырылыш башланды
Чаллыдан ел да көзге чакырылыш вакытында 300гә якын егет армия сафларына алына.
Россия Президенты Владимир Путин хәрби хезмәткә көзге чакырылыш турында указ имзалады. Чакырылыш 1 октябрьдән башлана һәм 2024 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Документ нигезендә, запаста булмаган 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 133 мең граждан чакырылачак.
Хәрби хезмәткә чакыру яшенең югары чиген арттыру буенча яңа чара 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Әмма бу 2023 ел азагына кадәр 27 яше тулган гражданнарга һәм запастагы 28 һәм 29 яшьтәге ир-егетләргә кагылмый.
Моннан тыш, быелгы көзге чакырылыш кысаларында чакырылачак ир-егетләр махсус операциядә катнашырга җибәрелмәячәк, алар Россия территориясендәге хәрби частьләр һәм берләшмәләргә хезмәт итәргә юлланачак. Мондый белдерүне РФ Кораллы көчләре Генераль штабының Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы урынбасары вице-адмирал Владимир Цимлянский ясады.
Әлеге чакырылыш вакытында кәгазь повесткалар җибәреләчәк. Аларны расписка белән кулга да тапшырачаклар, заказлы хат белән дә юллаячаклар. Шул ук вакытта өч төбәктә — Рязань өлкәсе, Марий Эл һәм Сахалинда электрон повесткалар реестрын сынаячаклар.
Чаллыдан көзге чакырылыш вакытында ел да 300гә якын егет армия сафларына алына. Аларның күпчелеге Севастополь, Мәскәү, Йошкар-Ола хәрби частьләрендә Ватан алдындагы бурычын үти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев