Хәрби чакырылыш турында мөһим хәбәр җиткерделәр
147 меңгә якын егет солдат шинелен киде.
РФ Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, Россиядә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе тәмамланды. Аның нәтиҗәләре буенча, 147 меңгә якын егет солдат шинелен киде. Алар илебезнең төрле гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәячәк.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә язгы чакырылыш кампаниясе 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев