Хәрби Илназ: «Бу чын могҗиза булды»
Бу хакта ул лицей-интернатта узган очрашуда сөйләде.
Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта гадәти булмаган очрашу булды. Укучылар белән очрашуга лицейның элеккеге укучысы, махсус хәрби операциядә катнашучы Илназ килде. Ул укучылар белән үзенең тәҗрибәсен уртаклашты.
Лицей-интернатның "5 г" сыйныф укучылары язган хатларны укып Илназ туган шәһәренең җылысын һәм ярдәмен тойган. Хатларны балалар гуманитар ярдәм белән бергә җибәргән иделәр.
Үзе укыган лицейдан хат алгач ул: "Бу чын могҗиза булды. Бик күп хат арасыннан сезнең хат миңа туры килде", дип сөенгән.
Мондый тәңгәллек укучыларга илебез язмышында һәркемнең катнашуы мөһим икәнлеген искәртте.
Батырлык дәресе әңгәмә рәвешендә узды. Лицей активистлары хезмәт, көнкүреш турында сораулар бирделәр.
Илназ үзара ярдәм итүнең әһәмиятен ассызыклап, хис-кичерешләре белән бүлеште.
"Мондый очрашулар киләчәк буында җаваплылык һәм ватанпәрварлык хисләре формлаштыруга ярдәм итә. Укучыларыбыз чын геройлар нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген белеп, алар үрнәгендә тәрбияләнәләр. Илназга безнең белән очрашуга килеп, эчтелекле әңгәмә өчен рәхмәт. Бу очрашу укучылар күңелендә озак саклансын һәм Ватанга мәхәббәт, ватанпәрварлык хисен арттырсын иде", - ди лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова.
Укучылар хәрбигә үзләре җыйган гуманитар ярдәмне тапшырдылар. Изге теләкләрен җиткерделәр.
Фотолар лицей-интернаттан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев