Хәрбиләргә техника, хат һәм балалар рәсемнәре
Автогигант хәрбиләргә 25нче тапкыр гуманитар йөк озатты.
КАМАЗ" АҖ махсус хәрби операция зонасына 25нче гуманитар йөк озатты. 105 тонна йөк составында радиоэлектрон көрәш чаралары, йөк һәм җиңел автомобильләр, тепловизор белән квадрокоптерлар, запас частьләр, төзелеш материаллары, якыннарыннан посылкалар, балалар хатлары, рәсемнәр бар.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина әйтүенчә, әлеге ярдәм автогигант шефлык итә торган 430, 1232, 1233нче полкларга һәм Херсон өлкәсе хәрби комендатурасына тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев