Хәрбиләрнең хатыннарына 45 мең сум пособие түләнә
Бу кемнәргә кагыла?
Ирләре чакыру буенча хәрби хезмәткә алынган, йөклелек срогы кимендә 180 көн тәшкил иткән хатын-кызлар пособие алу хокукына ия. Ир-ат хәрби училищеның яки хәрби кафедраның беренче курсында укыса да, йөкле хатын-кызларга пособие бирелә.
Әлеге түләү суммасы дәүләт тарафыннан беркетелгән күләмдә билгеләнә һәм ел саен инфляцияне исәпкә алып кабат исәпләнә. 2026 елның 1 февраленә ул 45 054 сум тәшкил итә. Пособиене Социаль фонд яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп яисә «Дәүләт хезмәте» порталы аша онлайн да рәсмиләштерергә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, гаризаны карауга аны теркәгәннән соң 10 эш көненә кадәр вакыт сарыф ителә. Карар кабул итү өчен өстәмә белешмәләр кирәк булган очракта, әлеге вакыт егерме көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Гариза буенча уңай карар кабул ителгәч, акча 5 эш көненнән дә соңга калмыйча күчерелә.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәтләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге MAX, ВКонтакте рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев