Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Хатын-кыздан да юләррәк зат бар микән?

Зәйдә кыйналган хатын-кыз турында фикер

Тарам-торам да шаккатам. Хатын-кыздан да юләррәк зат бар микән бу дөньяда?
Зәйдә булган хәлне күбегез ишеткәндер, бөтен ил шаулый. Бер, "ир" дип әйтергә тел әйләнми, адәм актыгының хатынын кыйнавы домофон камерасына эләккән. Бу видеоның оригиналын мин күземне экраннан ала-ала карадым, чөнки аны карап булмый. Башта ул хатынны, бил турысыннан киеменнән күтәреп, подъезддан сөйрәп алып чыга. Кыйналган, аңын югалткан хатын-кызның башы асфальтка бәрелә-бәрелә сөйрәлеп бара. Аннан аны ачу белән эскәмия белән чүп савыты арасына ыргыта да нәфрәтләнеп аяклары белән типкәләргә тотына: гәүдәсенә, эченә, башына тибә дә тибә. Берничә тапкыр башына аяклары белән сикерә. Ярсып тимер чүп савытын йолкып ала да шуның белән башына суга. Бу кыйнау, ялгышмасам, 6 минут буе дәвам итә. Кешеләр үтеп китә, арага керми (дөресен әйтим, мин дә кермәс идем), мөгаен, шулардыр, тиешле хезмәтләрне чакырта. Ашыгыч ярдәм белән полиция килеп җитә. Бу адәм аларны якын китерми, хатын-кызга ярдәм итәргә мөмкинлек бирми, полиция хезмәткәрләренә ташлана. Ахырдан полиция, борыч баллончигы кулланып, җинаятьчене кулга ала.
Видео төрле интернет мәгълүмат чараларында бөтен дөнья буйлап тарала, хатын-кызга ярдәм итәргә теләүчеләр күп — акчалата да, мәгълүмат белән дә, Казанның танылган адвокаты Руслан Нагиев аны бушка якларга тәкъдим итә.
Бу кадәр кыйналганнан соң кеше исән кала алмый дип уйлаган идем. Аллага шөкер, хатын-кыз исән. Һәм... ул инде судта булып, анда үз фикерен әйтте... Һәм шушы сөйләгәннәре аның кыйналуыннан да ныграк ачуымны чыгарды да инде. Имеш, алар бер-берсен яраталар икән!!Аның бу җанварга бер претензиясе дә юк. Ул әйбәт кеше икән. Бу конфликтта алар икесе дә гаепле икән. Табибларны аңа якын китермәвенең сәбәбе - ул хатынны өйгә алып кереп, яраларын үз кулы белән водород перекисе белән эшкәртмәкче булган икән бит! Хатын бу адәм актыгын утыртмаулаурын сорый. Ул бу вакыйганы интернетта сөйләүне, үзен [ярдәм итәргә теләүчеләр тарафыннан] эзәрлекләүне туктатуны үтенә, чөнки әнисе турында укып, аның баласы борчыла икән... (Сүз уңаеннан, караучысыз калган баланы дәүләт учреждениесенә алып китмәсеннәр өчен, хатынның икетуган абыйсы аны әнисен хастаханәгә алып киткәч тә Чаллыга алып килә.)
Кем аңлый, миңа да аңлатыгыз әле, зинһар. Бу хатынның үләсе киләме әллә? Икенчесендә бит ул адәм актыгы аны урамга алып чыкмаячак, өйдә генә үтерәчәк. Һәм анда инде бердәнбер шаһит - баласы булачак. Ул бала я, әнисен үтергәнне үз күзе белән күреп, гомерлеккә психик травма белән калачак, я әнисе белән бергә үтерелеп, кабергә кереп ятачак. Шуны да аңламаска була микәнни? Мин шокта, кыскасы. Сез бу турыда ни уйлыйсыз?

Гүзәл Мәрдәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

3

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев