Хатын-кызлар өчен эш көнен кыскартырлармы?
Дума депутаты тәкъдим итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко Россиядә хатын-кызларга гаиләләренә яки гаилә корырга вакытлары күбрәк калсын өчен, хезмәт хакын саклап, эш көнен бер сәгатькә булса да кыскартырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты.
«Эштән кичке алтыда чыгып, балаларны шушы вакытта, кайвакыт хәтта иртәрәк тә башлана торган түгәрәкләргә алып барырга җитешү бик авыр», – ди ул.
Депутат фикеренчә, нәтиҗәдә, кыз балалар арыган әниләрен күрә, үзләренең дә шундый булуын теләми.
ТР Дәүләт Советы депутатлары әлеге тәкъдимне хупладылар.
«Хатын-кызлар өчен эш көнен кыскарту әниләргә балалары белән күбрәк булу мөмкинлеге бирә. Моннан хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә ота», – диде ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев