Хатын-кызларга бушлай медицина хезмәтләрен күбрәк күрсәтәләр
Бу хакта РФ Дәүләт думасында хәбәр иттеләр.
ОМС программасын гинеколог, терапевт, эндокринолог, диетолог, психолог консультацияләре хисабына тулыландырырга тәкъдим ителләр.
Дәүләт Думасында мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) системасына бала тапканнан соң хатын-кызларны тернәкләндерү программасын кертергә тәкъдим иткәннәр. Думаның Сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов әйтүенчә, әлегә ОМС системасы (эшләүчеләрнең һәм эш бирүчеләрнең взнослары хисабына “яши”) аналарны тергезү хезмәтләрен һәм косметика процедураларын күздә тотмый. Хатын-кызларга тулы кыйммәтле ял итү һәм тернәкләнү мөмкинлеге булдыру антидепрессантлар кулланып дәвалануга караганда күпкә нәтиҗәлерәк булачак.
Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев