Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хатын-кызларның ялгызлык сәбәбе нидә? (сораштыру)

Хатын-кызларның ялгызлык сәбәбе нидә? Ни өчен андыйлар бүген күп? Шәһәрдәшләребезгә шундый сораулар бирдек.

Раушания Исхакова:

– Соравыгызга җавапны токмач кискән арада яздым да салдым. Мәрхүмә әнкәемнең ялгыз тормышы күз алдыма килеп басты. Әткәй мәрхүм безне иртә калдырып китте. Буровойда авариядә башына тимер төшеп үлде. Сугыштан исән кайткан ветеран иде. 

Хатын-кызларның ялгызлык сәбәпләре бик күп инде. Иң авыр ялгызлык – ирләренең төрле сәбәпләр аркасында бакыйлыкка күчүе. Ялгыз калып үзләре генә балаларны үстерәләр, укыталар, югары белем бирәләр. Гомерләр тиз үтә, балалар мәшәкате белән яшәп еллар узганы сизелми дә кала.
 Яшьләр арасында да характерыбыз туры килмәде дип аерылышкан, гаиләләр таркалган очраклар күп. Бу вакытта мин хатынны да, ирне дә гаепләмим. Мондый гаиләләрдә сабырлык җитмидер дип уйлыйм. 

Нинди генә очрак булса да, ялгыз яшәү олыгайган көндә бик авырдыр. Парлы яшәү – бәхет бит. Парлылар бәхетле була, бәхетлеләр парлы була!
36 ел гомер итәбез тормыш иптәшем белән. Парлыларга саф мәхәббәт телим, ә парсызлар үз бәхетләрен табып, матур гаилә корсыннар иде.

Илдар Вәлиев:

– Акчалары күп, шуңа күрә андый хатын-кызлар ялгызлары да яши алалар. Аларга ирләр кирәкми. Алар үзләре ирләр кебек.

Резидә Вәлиәхмәтова:

– Хәзерге вакытта бу хәлнең сәбәпләре илнең дәүләт структурасына барып тоташа. Гаилә институтын ныгыту һәм үстерү концепциясе булдырылырга тиеш. Аның үз уставы, законнары язылу мөһим. Ул милли идея дәрәҗәсенә күтәрелеп, матди, әхлакый, психологик, дини аспектларга таянып гаилә төзергә һәм аны сакларга әзер булган, һәрьяклап гармонияле үсеш алган шәхес формалаштырырга тиеш.

Айдар Нуриев:

– Минемчә, ир-атның тамыры корый – ул җаваплылыктан курка, ә моңа илдәге хәл дә, хезмәт хакы аз булу да этәрәдер. Хатын-кыз ягыннан караганда, алар баштарак сайлана, күбесенә бай, чибәр егетләр кирәк. Ә инде яшь бара башлагач, тормышлары үз җаен алгач, кем беләндер язмышыңны бәйләү, уртак гаилә алып бару авыррак дип уйлыйм.

Гүзәлия Филимонова:

– Мин бүгенге балаларга шаккатам: автобуска керәсең – әнисе басып тора, улы утыра. Улына 12 яшь. Аптырыйм. Урын бирүче егетләр бик сирәк. Мәктәпкә дә малайларның әйберләрен әниләре күтәреп бара, бала арымасын ди. «Әнкәй, син арымадыңмы?» – дип сораучы малайлар сирәк. Хатын-кызлар улларын әнә шулай үзләре бозып бетерә. Мондый ир-егетләр үскәч тә тормышта үз урыннарын таба алмый интегә – нәрсәгә тотынсалар да эшләре бармый. Ә хатын-кыз көчлерәк, алар ыңгырашып утыра белми, теләсә кайсы эшкә барып тотына, башкарып та чыга. Андыйлар йомшак ир белән яши алмый. Башта көтә, үзе белеп эшләр дип уйлый, аннары, аптырагач, тормыш дилбегәсен үз кулына ала, ире урынына эшли, аннары ташлап китеп бара ул андыйны.
Мин иремне яшьли югалттым, өч кызымны үзем генә үстердем, белеп әйтәм. Кызларымның икесе кияүдә. Аллага шөкер, кияүләрем чын ир-атлар, эшен дә эшли беләләр, гаиләне дә тоталар. 

Аннары заманча хатын-кызларга хәйләкәрлек, йомшаклык җитеп бетми. Үзем дә моңа 60 яшьтә генә өйрәнеп киләм (көлә)

Дания Дәүләтьянова:

– Бик кызык сорау бу. Беренчедән, ир-атлар вакланды. Күбесенең гаилә өчен җаваплылыкны үз өсләренә аласылары килми. Икенчедән, җәмгыятьтә мораль какшады. «Ирекле мөнәсәбәтләр» барлыкка килгәч, ир-атларның хатын-кызга ышанычлары кимеде дип уйлыйм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев