Хезмәттәшебез Лариса Яруллина дәрәҗәле бәйгедә җиңде
929
0
Ул Чаллының баш дәүләт автоинспекторы кулыннан диплом алды.
Яр Чаллы шәһәре ГАИ җитәкчесе Радий Кадиков, 2024 елга йомгак ясап, «Ышаныч һәм иминлек» XXII республика конкурсында катнашкан журналистлар белән очрашты. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасын иң яхшы яктыртучыларга диплом һәм бүләкләр тапшырды.
Конкурста актив катнашкан «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы баш мөхәррире Лариса Яруллина да бүләкләнде.
Газетада даими «Яшел ут» сәхифәсе чыгып килә. Яшь юл инспекторлары эшчәнлеге һәм юлларда үз-үзеңне тоту культурасы турында язмаларга киң урын бирелә.
«Көмеш кыңгырау» оештырган «Юл һәм мин» иҗади конкурсында ел дәвамында республиканың төрле районнарыннан 150 бала катнашкан.
Боларның барысы да балаларда юл йөрү кагыйдәләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев