Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Хикмәт пенсия яшендәмени?

Быел язын хастаханәдә ятып чыгарга туры килде. Андый җирнең үз тормышы бит аның.

Быел язын хастаханәдә ятып чыгарга туры килде. Язын- көзен организм шулай ярдәм сорый, дәваланып алырга кирәк. Андый җирнең үз тормышы бит аның. Мин әйтер идем бер дә күңелле җир түгел, дип. Берәү дә рәхәттән кереп ятмый, һәркемнең үз сырхавы, үз зары, үз холкы- халәте. Һәм дә үз язмышы, дияр идем. Дүрт кешелек палатага эләктем. Башта үзем генә идем. Аннары олы яшьтәге апа кереп урнашты. Татар апасы, намаз укый. Аннары тагын бер ханым керде. Татар түгел. Матур прическалы, төз гәүдәле. Үзен бик карый торган. Төнгә ашыгыч ярдәм хезмәте урта яшьләрдәге бер ханымны китерде. Кызы озата килгән, култыклап керделәр. Биле кузгалган икән. Шулай итеп бер палатада  «яши» башладык. Соңыннан кергән ханым артык сөйләшми дә. Тик җае чыккан саен хөкүмәтне сүгә, пенсия яшен арттырган өчен. Мин дә пенсия алып ятыр идем хәзер дип уфтана. Үзе бер предприятиедә зур йөк машиналары юуучы икән. Бик озак эш эзләгәч танышлык белән урнашкан.

Акчасы әйбәт, тик сәламәтлегем чамалы, ди. Һәм бу эшен югалтудан бик курка. 
Венера исемле бу ханыма 58 яшь булып чыкты. Яшь чагында трамвай идарәсендә эшләгән. Аннары кызын алып Петербургка киткән. Анда икесе дә кондуктор булып урнашканнар. «Караңгы районнан бер бүлмә бирделәр. Питер болай матур- төзек сыман. Аның тараканга баткан, чүптән арынмаган җирләре дә байтак», –  дип сөйли Венера. Максатлары акча эшләү булгач, көне- төне эшләгәннәр болар.  10 ел. Монда калган ире башка хатын белән тора башлаган, улы өйләнгән. Венера кызы белән яңа төзелгән районнан фатир алуга да ирешкән. «Кредитны түләр өчен тагын да җигелеп тарттык, – дип сөйли. – Ун ел эчендә шәһәр үзәгенә 2-3 бардым микән, кергән музейларым да бармак белән санарлык», – ди. Бер җайлашкач Чаллыга кайтырга да исәпләре булмаган. Короновирус чыккач хәл үзгәргән. Чит илдән килгән эшчеләрне йөрткән вагонда эшләүче кызы беркөнне эштән көчкә кайтып җиткән. Хәлсезлек, йөзе ап- ак, температура. Аптекадан таныш дарулар алып дарулап та караган әнисе, тик файдасыз. Ашыгыч ярдәм чакырмакчы булалар, килүче юк. Өч көн телефон сакладым, ди Венера. Кызы кызышып ята. «Шуннан соң тоттым да телефонга кычкырдым. Я киләсез, я мин Татарстан җитәкчеләренә хат язам, –  дидем. –  Шундук килделәр, кызымны больницага алып киттеләр. Үзем дә аяктан егылдым, исән калырыма да өметем калмаган иде. Гомерем бетмәгән булып чыкты- аякка бастым. Шундый хәлләрдән соң Питерда бер көн дә каласыбыз килмәде. Кызым белән квартирабызны ашык- пошык саттык та Чаллыга кайтып киттек. Монда да короновирусның кызган мәле иде. Борчулы йөзләр. Ирем янына кайтып төштек, бергә яшәгән хатыны үзенә кайтып китте. Кунакка йөрешәләр, уртак бакчалары бар. Мин шул фатирда яшим. Кызыма ике бүлмәле фатир алдык, ул берүзе яши. Кырыкка җитә инде, йөргән кешесе юк, эшли дә эшли һаман. 

Үзем дә йончыдым. Бер авыртмаган җирем юк. Ичмасам пенсия яшен озайтмаган булсалар», дип өзгәләнә Венера.
Нервлары тәмам беткән инде. Ни әйтсәң дә пырлап- кабынып китә. Кызы белән улына да тынгылык бирми, үпкәли, телефоннарын алмый интектерә. Табиб белән дә конфликтка керергә өлгерде. Системаны әз бирәсез, дип гаебен тапты. Чыгар вакыт җиткәч, иртә чыгарасыз, дип. Табиб кыз: «Сезгә поликлиникада дәвалануны дәвам итәргә кирәк булачак, больничныйны ачык калдырам»,  –  дип тә аңлатты. Үпкәче ханым килешергә теләмәде, ябыгыз алайса, дип каршы төште. Соңрак кире уйлап табибка кереп китте, тик яшь табиб кире уйламаган. Аннан чыккач, Венера ханым тагын утырып елады. Тагын пенсия яшен арттырган хөкүмәтне сүкте.
Айсылу Ильясова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия Сәламәтлек саклау чир