Хисап тоту вакыты җитте
30 апрельга кадәр декларация җибәрергә кирәк
Чаллылыларга сроклар, ташламалар һәм керем салымы турында искә төшерделәр.
“2026 елның 1 гыйнварына Инспекция 34 меңнән артык юридик зат һәм индивидуаль эшмәкәр, ярты миллионнан артык физик затлар эшчәнлеген контрольдә тота”, - дип белдерде Чаллы шәһәре буенча салым инспекциясе җитәкчесе Диана Сагетдинова.
Шәһәрдән РФ бюджетына 166 миллиард сум акча күчерелгән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 26 миллиардка күбрәк. Шул исәптән, физик затларның милек салымнарыннан 1 миллиард 195 миллион сум кергән.
2026 елның 1 гыйнварына ТР бюджетына гомуми бурыч суммасы 1 миллиард 437 миллион сум тәшкил итте, шул исәптән шәһәр бюджетына — 241 миллион сум.
Бурыч түләү мәҗбүри түләтү чараларын куллану исәбенә тәэмин ителә. Бу бурычлыларның хисап счетлары буенча операцияләрне туктатып тору һәм бурычлыларның мөлкәтен саттырып түләтү.
Шулай итеп, бурычлыларга карата мәҗбүри түләтү чараларын куллану нәтиҗәсендә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 11 миллиард 276 миллион сум акча керде.
2026 елгы декларация кампаниясенең беренче этабы тәмамлана. Узган ел өчен 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшыру вакыты 30 апрельдә чыга.
2025 елда түбәндәге керемнәрне алган чаллылылар хисап тотарга тиеш:
• Милеккә ия булуның минималь срогы чыкканчы күчемсез милек яки транспорт сатучылар.
• Якын туганнарыннан булмаган кешеләрдән кыйммәтле бүләкләр алучылар.
• Лотереяда отучылар яки чит ил чыганакларыннан керем алучылар.
• Шәхси практика белән шөгыльләнүчеләр (нотариуслар, адвокатлар) яки гомуми салым салу системасындагы индивидуаль эшмәкәрләр.
30 апрель — бу документлар тапшыруның соңгы көне. Ә салымны 2026 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк. Моны nalog.gov.ru сайтындагы шәхси кабинет, мобиль кушымта яки МФЦ офислары аша эшләп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев