Яңа стадионда уеннар башлана
Яңалыклар тасмасы

Яңа стадионда уеннар башлана

12 мартта Чаллының "КАМАЗ" футбол командасы төзекләндерелегән стадионда Хабаровскиның "СКА - Энергия"сен кабул итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән "Гренада"дагы стадионны төзекләндерүгә республика бюджетыннан 200 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Стадион танымаслык итеп яңарды: 6 120 урынлы трибуна барлыкка килде, конференцияләр, тренажерлар залы һәм ябык VIP трибуналы административ-көнкүреш...

12 мартта Чаллының "КАМАЗ" футбол командасы төзекләндерелегән стадионда Хабаровскиның "СКА - Энергия"сен кабул итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән "Гренада"дагы стадионны төзекләндерүгә республика бюджетыннан 200 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Стадион танымаслык итеп яңарды: 6 120 урынлы трибуна барлыкка килде, конференцияләр, тренажерлар залы һәм ябык VIP трибуналы административ-көнкүреш корпус төзелде. Нәтиҗәдә, Чаллы Россия футбол берлеге таләпләренә туры килә торган стадионлы булды. Биредә югары дәрәҗәдәге матчлар үткәрергә мөмкин.


Нет комментариев